Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 март 2021, 20:10

Өлкәннәр вакцина ясата

Ниһаять без коронавируска каршы вакцинаны көтеп алдык. Иң мөһиме, аны теләге булган һәркем ясата ала. Мирный фельдшер-акушерлык пунктында табиб-терапевт Э.Насыйрова, фельдшер Н.Каталевичның җитди күзәтүе астында халыкны яңа төр вируска каршы вакциналау бара.

Кеше өчен сәламәтлек барына караганда мөһимрәк. Моны өлкән буын вәкилләре яхшырак аңлый, минемчә. Шуңа безнең авыл пенсионерлары, 65 яшьтән өлкәннәр һәм башкалар әлеге мәкерле авыруга каршы прививканы актив ясата.
Мин үзем дә тәүгеләрнең берсе булып вакцина ясаттым. Аннан алда яңалыкларны даими карап бардым, табибларны һәм прививка ясатучыларны игътибар белән тыңладым. Әмма, әйтергә кирәк, минем куркуларым юкка булып чыкты, вакцинаны организм җиңел кабул итте, бернинди көтелмәгән билгеләр күзәтелмәде. Укол гади генә, авырту сизелмәде дә. Аның каравы, хәзер чир йоктырырмын дип куркасы түгел, организм коронавируска бирешмәячәк. Вакцина ясатуны озакка сузарга ярамый, дип уйлыйм. Табиблар әйтүенчә, бездә җитештерелгән вакцина бөтен яшьтәгеләр өчен нәтиҗәле. Әмма, иң беренче чиратта, аны 65тән узганнар, ягъни хәвеф төркемендәгеләр ясатырга тиеш.
Безгә мәгълүм булуынча, бүген Мирный медпунктында 40 кешегә прививка ясалган, алардан биш кеше вакциналауның икенче этабын узган. Язылу дәвам итә.
И.САМОЙЛОВ, пенсионер. Мирный авылы.
Фото: 9111.ru
Читайте нас: