Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 март 2021, 20:13

Җиңүчеләр бүләкләнде

Халык исәбен алуга багышланган “Халык исәбен алу стенгазеталарда” иң яхшы реклама компаниясе һәм “Киләчәкне төзибез” балалар рәсемнәре конкурсларында җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү тантанасына барысы да килә алмады. Шуңа карамастан, укучылары катнашкан мәктәпләрдән вәкилләр бар иде.

Без очрашуга әниләре Алсылу Альберт кызы һәм Алина Илдус кызы белән килгән Эрика Хөсәенова һәм Ислам Юнысов өчен аеруча нык сөендек. Эрика Топоринка авылында яши, Мирный мәктәбендә белем ала, рәсем төшерергә ярата, ә мәгълүм темага сюжетны әнисе тәкъдим иткән. Исламга килгәндә, ул күп балалы гаиләдә тәрбияләнә. Туганнары Ильяс һәм Әминә дә иҗат белән мавыга. Әниләре, өстәмә белем бирү укытучысы А.И.Юнысова ярдәмендә балалар төрле конкурсларда катнашалар һәм җиңәләр.
Алтынчы сыйныф укучысы әйтүенчә, халык исәбен алу илдәге гомуми картинаны күзаллау өчен кирәк. Ә үзенең рәсемендә ул бөек Русиянең бай милли составын күрсәтергә тырышкан.
Югары Каргалы мәктәбеннән Айгөл Исламовага бүләкне укытучысы Л.А.Еникеева аша тапшырдылар.
Ә менә Пришиб урта мәктәбе директоры А.С.Локмановага җиңүчеләр һәм призерларны алып килү өчен бер автобус ялларга кирәк булыр иде. Чөнки стенгазеталар конкурсында тәүге ике урынны ике сыйныф коллективы яулаган, тагын бер сыйныфның эше билгеләп үтелгән.
Бөтенрусия халык исәбен алу мәсьәләләре буенча вәкил Л.В.Зуйкова, Мактау грамоталары һәм халык исәбен алу символикасы төшерелгән истәлек-ле сувенирларны тапшырып, конкурста катнашучыларның иҗат белән, ил тормышы белән арытаба да кызыксынуларын һәм җиңүләрен теләде.
Альфа Солтан кызы оештыручыларга, шулай ук район китапханәсе коллективына рәхмәт белдерде, чөнки, аның күзәтүенчә, биредә балалар иҗатын үстерү һәм яшь буынга аң-белем тарату өчен бер дигән мөмкинлекләр тудырылган.
Читайте нас: