Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 март 2021, 20:14

Бәйрәм күңелләргә хуш килде

Узган шимбәдә Пришиб авылы мәдәният йорты территориясендә язны каршылау бәйрәме узды.

Җыйнак ихатада күңелле музыка уйнап торды, бәйрәм кунакларын язгыча чагу итеп бизәлгән фотозона үзенә җәлеп итте. Теләсә нинди карнавалга хас булган бөтен нәрсә бар иде монда: миниатюр масленица курчагын һәм карнавал битлекләрен ясау буенча осталык дәресләре, Fasching (карнавал) традицияләре һәм үзенчәлекләре темасына урыс һәм немец телләрендә викториналар һәм уеннар, “Gute Laune” клуб оешмасы катнашлыгында бәйрәм котлаулары, иң тәмле һәм бизәкле беленнәр конкурсы, карнавал әйлән-бәйләне, татлы күчтәнәчләр, кәнфит яңгыры.
Чара борынгы йола – масленица карачкысын яндыру белән тәмамланды.
Юлия АРТЕС, немец тарихи-мәдәни үзәк мөдире.
P.S. Мәдәният учреждениеләренең акрынлап үзизоляция режимыннан чыгуын күрү куанычлы. Башка торак пунктлардан да хәбәрләр көтеп калабыз.
Фото: mitino.mos.ru
Читайте нас: