Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 март 2021, 14:07

Югары Каргалы өчен тавыш бирегез!

Республиканың төрле министрлыклары, Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы, “Муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе вәкилләреннән, Бөтендөнья башкортлары корылтае Президиумы һәм Башкарма комитеты әгъзаларыннан торган жюри, “Айыҡ ауыл” конкурсында катнашучылар тапшырган документларны тикшергәннән һәм проектны халык алдында яклауга бәя биргәннән соң, 12 финалистны билгеләде.

Әйткәндәй, Оештыру комитеты Положениегә үзгәрешләр керткән, атап әйткәндә, авылларда яшәүчеләр саны буенча категорияләр пунктына. Шулай итеп, бәләкәй авыллар категориясе буенча финалга Баймак районының Түбән Яекбай, Благовар районының Югары Каргалы һәм Куергазы районының Якут авыллары чыкты. Алар “БР тауышы” порталында оештырылган интернет-тавыш бирүдә катнашты. Шунда ук һәр авыл буенча презентация видеороликлары урнаштырылган. Үзегезгә ошаган авыллар өчен 2021 елның 20 марты 23 сәгать 59 минутка кадәр тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирү йомгаклары буенча призлы өчлектә урыннар билгеләнәчәк. Аннан тыш, Оештыру комитеты карары буенча өстәмә – махсус бүләкләр дә булачак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы март ахырында узачак.
Белешмә. “Айыҡ ауыл” конкурсы безнең республикада 2011дән 2014 елгача үткәрелде. 2019 елда Бөтендөнья башкортлары корылтае башлангычы белән яңадан тергезелде, приз фонды булдырылды. Ул чакта җиңү яулаган Зианчура районы Башкорт Үргене авылына 500 мең сумлык сертификат тапшырылган иде. Икенче һәм өченче урыннарны Баймак районының Җилем һәм Аскын районының Карткисәк авыллары бүлеште.
“Айыҡ ауыл-2020” узган ел августта башланды. Конкурста катнашучы авылларда халык саны төрле булуны исәпкә алып, аларны 4 категориягә бүләргә карар ителгән: нык зур, зур, уртача, бәләкәй. Узган конкурс йомгаклары буенча республика җитәкчесе Радий Хәбиров приз фондын ун тапкыр арттырган, хәзер гомуми приз фонды 40 млн. сум тәшкил итә. Беренче урыннар өчен – 5әр млн. сум; икенче урыннар өчен – 3әр млн. сум; өченче урыннар өчен 2шәр млн. сум акча алачаклар.
Оештыручылар билгеләвенчә, быел чара югары дәрәҗәдә узган. Муниципаль дәрәҗәдә үк конкуренция зур булды – тәүге этапта 2000нән артык авыл катнашты. Барлык районнарда аек һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлтелгән төрле чаралар үтте. Конкурстан күренүенчә, хәтта иң бәләкәй авыллар да актив катнаштылар һәм эчкелеккә каршы проектларны гамәлгә ашыруда яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Һәр районнан берәр авыл икенче турга узды һәм үзләренең проектларын жюри әгъзалары алдында күрсәтү хокукы алды. Эксперт комиссиясе проектны халык алдында яклау гына түгел, ә тоташ ел дәвамында алып барылган эшкә бәя бирде. Нәтиҗәле эшнең төп критерийлары – туым һәм үлем күрсәткечләре; имин булмаганнар сыйфатында исәптә торучы гаиләләр саны; алкогольле продукция сатудан баш тарткан магазиннар; исерек килеш кылынган җинаятьләр саны. “Айыҡ ауыл-2020” проекты БР Гражданнар җәмгыятенә ярдәм фондыннан Башкортстан Республикасы Башлыгы гранты акчаларына гамәлгә ашырыла.
Фото: pobeda.rbsmi.ru
Читайте нас: