Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 март 2021, 13:58

Мирныйлылар алда

Мирный элемтә бүлеге бу юлы да алдынгы. “Благовар хәбәрләре” гәзите редакциясе игълан иткән конкурс йомгаклары буенча алар элемтә бүлекләре арасында почетлы беренче урынга чыкты. Агымдагы елның беренче яртысында Мирный почтальоннары район гәзитенә барына караганда күбрәк кешене яздырган.

Элемтә бүлеген унбиш ел инде Розалия Фәнис кызы Гыйльманова җитәкли. Тәҗрибәле хат ташучылар Наталья Семенова һәм Ләйсән Фәхретдинова белән иңгә иң куеп эшлиләр. Мирный авылы халкы аларны ихлас күңелле, ярдәмчел, ачык йөзле булганнары, үз бурычларына җавап-лы караганнары өчен хөрмәт итә.
Район гәзите мөхәррире Лира Гафарова бердәм коллективны чираттагы уңышлары белән тәбрик итте, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп истәлекле бүләкләр тапшырды.
Читайте нас: