Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 март 2021, 18:52

Юл эшчеләренең хезмәте күз алдында

Язның беренче аена аяк бассак та, безнең якларда кыш хакимлек итә. Ул быел салкынын да, кар-бураннарын да җитәрлек алып килде. Шул сәбәпле, юл ремонт-төзелеш участогы эшчәннәре өчен киеренке эш чоры һаман дәвам итә әле.

Юлларны кардан чистартып һәм ком-тоз катнашмасы сибеп, бөтен җирдә кар һәм бозлавыкка каршы көрәшәләр. Чөнки юлларның иминлеге күпчелек шушы уңганнарның эш сыйфатына бәйле.
— Районның юл хезмәте муниципальара һәм урындагы әһәмияттәге 315 кило- метрдан артык юлны хезмәтләндерә. Аннан тыш, авыл Советлары белән төзелгән килешүләргә ярашлы, без Былышлы, Благовар, Троицкий, Мирный, Дмитриевка, Ямакай, Күчәрбай авыл биләмәләрендәге юлларны да чистартабыз, — дип сөйли юл бүлеге мастеры Илдус Булатов. — Ялсыз эшлибез. Техника һәм кешеләргә йөкләнеш ифрат зур. Безнең тракторчылар, грейдерчылар һәм водительләр тәүлегенә 13-14әр сәгать эшли. Теләсә кем түзә алмый мондый эш ритмына. Хезмәт хакын үзвакытында тотрыклы түләп барсалар да. Тоташ коллектив эшенә тон бирүчеләрдән водительләр Павел Аникин, Илгиз Имаев, грейдерчы Динар Шәяхмәтов, тракторчы Рәдиф Галимовны билгеләп үтәр идем.
— Киеренке шартларда эшләвегезгә карамастан, сезнең исемгә тәнкыйть сүзләре явып кына тора...
— Әйе, тик аларның барысы да объектив булмый. Тәнкыйтьләүләре гадел булса, аңа тиз арада җавап бирергә һәм булган җитешсезлекләрне бетерергә тырышабыз. Менә әлеге вакытта районның төрле юнәлешендә безнең 12 берәмлек техника эшли, карлы буран нәтиҗәләренә каршы көрәшәбез.
— Юл эшчәннәренә күбрәк нинди проблемалар белән очрашырга туры килә?
— Безне иң борчыганы – техниканың иске булуы. Йөкләнеш зур булу аркасында алар еш ватыла. Ә ремонт-төзәтү эшләре күп вакытны ала. Еш сафтан чыккан техникада кемнең эшлисе килсен. Бу проблема тагын да актуальрәген китереп чыгара – эшче куллар җитешми. Техника паркы күптәннән яңартуны таләп итә, әмма, үзегез белеп торасыз, болар барысы да финанска кайтып кала.
Әйткәндәй, төбәк җитәкчесе Радий Хәбировка да мәгълүм бу проблема. Оператив киңәшмәләрнең берсендә ул “техника кирәк, техника җитешми. Аякка басу белән ярдәм итәргә кирәк” дип белдерде. Шулай булгач, якын киләчәктә хәл яхшы якка үзгәрер, дип ышанабыз.

Читайте нас: