Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 март 2021, 19:19

Пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш

Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне (15 март) 2021 елда шундый девиз астында үтәчәк. Бу хакта Бөтен- дөнья кулланучылар оешмасы – Consumers International (CI) – белдергән. Ул һәркайсыбызны пластиктан рациональ файдалану принципларына таянып эш итәргә чакыра.

Агымдагы ел темасы – Сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек елы – кулланучыларның хәбәрдарлыгын күтәрүгә һәм товарлар сатып алганда экологиялерәк карарлар кабул итүгә җәлеп итәргә булышлык итә.
Роспотребнадзор искә төшерә: пластик белән пычрануга каршы көрәш – координацияләнгән халыкара карарлар таләп итүче глобаль проблема. Иң якынча исәпләүләр буенча, җитештерелгән пластикның 40%ын бер тапкыр файдаланганнан соң ташлыйлар. Шул сәбәпле кайбер илләрдә әлеге экологик булмаган савыттан баш тартырга, аны эшкәртүгә озатырга карар ителгән, ә моның өчен калдыкларны сортларга аерырга кирәк. Заманча упаковкалар базарында төп һәм бердәнбер тренд булып озак таркалмый торган материаллар өлеше 80%тан арткан, ә табигатьтә тулысынча юкка чыгу вакыты бер елдан артык булган азык-төлек төргәкләреннә эзмә-эзлекле рәвештә баш тарту тора.
Акрынлап пластик эшкәртү буенча предприятиеләр барлыкка килә, халык арасында көнкүреш калдыкларын аерым җыюны кертү буенча актив эш алып барыла. Аннан тыш, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 7 мәддәсендә сатып алучының аны файдалану кешенең үзе өчен дә, тирә-юнь мохит өчен дә хәвефсез булган товарга хокукы расланган.
Роспотребнадзор тарафыннан Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне үткәрелүгә бәйле, 9, 16 һәм 19 мартта 9дан 12 сәгатькә кадәр БР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чишмә территориаль бүлегендә товарлар хәвефсезлеге мәсьәләләре буенча гражданнарга тематик консультация (“кайнар элемтә”) үткәрелә. Тел.(34797) 2-05-42, 2-06-15.
О.Крымгужина, БР буенча Роспотребнадзор идарәсе ТБ белгеч-эксперты.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: