Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 март 2021, 19:12

Балаларга түләү тәртибе үзгәрә

2021 елның 1 апреленнән керемнәре түбән булган гаиләләр 3тән 7 яшькәчә балаларга түләүләрне арттырылган күләмдә ала башлаячак.

Өчтән җиде яшькә кадәрге балаларга айлык түләү күләмен билгеләүнең яңа алгоритмы эшләнгән. Түләү 2020 елның 1 июненнән кертелде, пособиене 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап “социаль казначейлык” принцибы буенча исәпләделәр, ягъни әти-әниләр Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон төрдә яисә шәхсән Күпфункцияле үзәкләргә һәм социаль яклау органнарына барып гариза гына язды.
2021 елның 1 гыйнварыннан бер балага төбәктәге яшәү минимумы дәрәҗәсендә максималь пособие күләме билгеләп өч баскычлы система булдырырга тәкъдим ителә.
Стандарт күләме – бер балага төбәктәге яшәү минимумыннан 50%. Әгәр мондый айлык пособие керемнәрне һәр гаилә әгъзасына бер яшәү минимумы күләмендә тәэмин итү мөмкинлеге бирмәсә, түләү арттырылган күләмдә – өчтән җиде яшькә кадәрге һәр балага төбәктәге яшәү минимумының 100%ына кадәр – билгеләнәчәк.
Шуның белән пособие билгеләү тәртибе саклана. Гаиләләргә, элеккечә, пособие алу өчен өстәмә белешмәләр китерергә кирәкми. Түләү күләме гражданинның гаризасы һәм дәүләт мәгълүмат системалары мәгълүматлары нигезендә исәпләнәчәк. Түләүне арттырылган күләмдә билгеләүгә гаризалар агымдагы елның 1 апреленнән кабул ителәчәк, ә исәпләү 1 гыйнвардан яисә балага 3 яшь тулган моменттан ясала, әгәр 3 яше 2021 елда тулса.
Моңа кадәр айлык түләү алучы гражданнар 2021 елның 1 апреленнән аны яңа күләмдә алу өчен гариза бирә ала, һәм әгәр социаль яклау органнары тарафыннан мондый карар кабул ителсә, алар апрельдә түләүне арттырылган күләмдә генә түгел, ә беренче квартал өчен өстәмә түләү дә алачак.
Түләү билгеләүне үтенеп 2021 елның гыйнвар-мартында беренче тапкыр мөрәҗәгать итүчеләргә ул балалар өчен яшәү минимумының яртысы күләмендә түләнәчәк. Ә пособиене арттырылган күләмдә алу өчен 2021 елның 1 апреленнән гариза бирергә мөмкин.
3тән 7 яшькә кадәрге балаларга түләү тәгаенләүне юллап 2021 елның 1 апреленнән соң мөрәҗәгать иткән хәлдә ул шунда ук арттырылган күләмдә билгеләнәчәк, әгәр гадәти түләү күләме (бер балага төбәктәге яшәү минимумының 50%ы күләмендә) гаиләнең җан башына уртача керемнәрен яшәү минимумы дәрәҗәсенә кадәр күтәрүне тәэмин итмәсә.
Пособие күләме автоматик рәвештә исәпләнәчәк. Пособие бер гариза буенча кирәкле күләмдә билгеләнәчәк. 2021 елның 1 апреленнән гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук социаль яклау органнарында һәм Күпфункцияле үзәкләрдә бирергә мөмкин булачак.
Фото: u-f.ru
Читайте нас: