Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 март 2021, 18:59

Бәләкәй авылларга интернет килә

Быел июнь аенда районның кеше аз яшәгән биш авылында тизлекле Интернет үткәреләчәк.

Адреслы программа кысаларында “Башинформсвязь” җәмгыяте белгечләре Яңыш, Югары һәм Түбән Каргалы, Топоринка һәм Алексеевка авылларына оптик-сүс элемтә сузачак.
Интернетка тоташу берьюлы өч төрле хезмәт күрсәтү: телефония, интерактив телевидение һәм югары тизлекләрдә Интернетка керү – мөмкинлеге бирүче “PON” заманча технологиясе буенча гамәлгә ашырылачак.
Бүгенге көндә “Башинформсвязь” җәмгыятенең районда 3100 абоненты исәпләнә, алар хезмәтеннән бөтен мәктәпләр, фельдшер-акушерлык пунктлары файдалана. Җәмгыять халыкка төрле 9800 хезмәт күрсәтә.
Фото: avangard-os.ru
Читайте нас: