Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 март 2021, 21:19

Яңа су алу җайланмасы булачак

Первомайский авылында яшәүче бер хатын социаль челтәрләрдә суүткәргечтәге суның пычрак булуына зарланган. Хатын краннан су алган банка төбендә кара утырма ачык күренә.

— Өченче көн инде краннан шундый су ага, — дип язган ул.
Әлеге мөрәҗәгатьтән соң без “Водхоз” җәмгыяте җитәкчесе Рамил Нугаев белән элемтәгә кердек:
— Первомайскийдагы бу проблема күптәннән килә. Һәм без аны хәл итү өстендә эшлибез.
“Транснефть” яңа су алу җайланмасы урнаштыру өчен 150 млн. сум акча бүлгән. Аны май аенда эшләтә башларга планлаштыралар, шуннан соң Первомайский фатирларында чиста су ага башлар дип көтелә.
Хәбәрче.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: