Ничек язылырга?
Прививкага түбәндәгечә язылырга мөмкин:
- «К врачу» мобиль кушымтасы аша яисә doctor.bashkortostan.ru/ республика сайтында;
- колл-үзәкнең бердәм телефоны буенча – 1301 һәм 122;
- турыдан-туры сез хезмәтләндерелгән поликлиниканың регистратурасында;
- Ковидка каршы ситуацион үзәктә (347) 218-19-19 телефоны буенча;
- Дәүләт хезмәтләре порталы аша.
Мин шулай эшләдем дә — үз профилемә кердем дә (телефоннан да мөмкин), «COVID-19дан вакциналауга язылу» сылтамасына бастым. Анда сезнең өчен уңайлы поликлиниканы, көнне һәм вакытны сайларга мөмкин. Шушы көннәрдә республикага вакцинаның яңа партиясен кайтардылар, якынча 20 мең доза, шулай булгач, буш урыннар бар әле. Ниндидер сәбәпләр аркасында язылырга өлгермәгән очракта да, борчылырга урын юк: инъекция атна саен диярлек киләчәк һәм барлык теләүчеләр өчен җитәрлек булачак.
Чират бар иде, ләкин зур түгел — кемдер бераз тоткарланды, һәм барысы да 10 минутка алгарак күчте. Махсус әзерләнергә — кан анализлары да, коронавируска яки антитәнчеккә тест бирергә дә кирәкми. Сез аларны үзаллы рәвештә, күңелегезне тынычландыру өчен эшли аласыз, ләкин теләмисез икән, кирәк түгел. Менә миңа да керергә вакыт җитте.
Иртә белән поликлиникада.
— Температура, ютәл бармы? Күптән авырдыгызмы? Коронавирус булмадымы? — шәфкать туташының сораулары күп. Исегезгә төшерәбез, вакцинаны хроник авырулары кискенләшкән кешеләргә, ОРВИ симптомнары булган, шулай ук авырлы һәм бала имезүче хатын-кызларга кадарга ярамый. Юк, юк һәм юк! Көтмәгез дә, мин сау- сәламәт һәм вакциналауга әзер. Хәзер инструктаж: прививкадан соң өч көн мунча кермәскә, чәй чынаягыннан авыррак берни дә күтәрмәскә һәм алкоголь кулланмаска. Бу хокук һәм ирекләрне куркыныч дәрәҗәдә чикләү түгел, һәркем аларны тыныч кына кичерәчәк. Хәтерлим, элегрәк югары түрәләрнең берсе, прививкадан соң 42 көн эчәргә ярамый дип, илдә бөтен вакциналау кампаниясен өзә язды. Шуңа бәйле вакциналау кампаниясен әзерләүчеләргә матбугат конференциясе җыярга һәм әлеге ялгыш фикергә ачыклык кертергә туры килде — бу тыюлар вакыты түгел, ә организм антитәнчекләр эшләп чыгару вакыты. Әйе, эчмәвең яхшырак, монда бәхәсләшергә урын юк, ләкин шулай да өч көн дәвамында «коры закон» саклау да җитә.
Процедура кабинетына керәм. Шәфкать туташы ампуланы ала.
— Әйдәгез фотога төшик, — дип тәкъдим итәм аңа.
— Ничек инде, истәлеккә. Сездә кешеләр фотога төшмимени?
— Юк, сез беренче, — дип көрсенеп куя шәфкать туташы, ләкин, камерага туры карап, матур итеп баса, смена алышынганнан соң ялтыравык журналларда акча эшлимени.
Гап-гади укол, тамчы да авыртмый. Әмма безнең организмнар өчен вакцина яңа булганлыктан, табиблар шунда ук өйгә кайтып китмәвеңне, ә ярты сәгать коридорда тыныч кына утыруыңны сорый. Моңа бик гади аңлатма бар: әгәр дә организм прививкага нинди дә булса реакция бирсә, ул ярты сәгатьтә күренәчәк, һәм табиблар сезгә ярдәм итә алачак. Дөрес, табиблар көчле аллергия, анафилактик шок яки башка адекват булмаган реакцияләрнең бер генә очрагын да теркәмәгән. Тикшеренүләр күрсәтүенчә, вакцина ясатучыларның 98 процентында иммунитет формалашкан, антитәнчекләр COVID-19 белән авырып терелүчеләрнекеннән 1,3-1,5 тапкырга күбрәк булган. Вакцина барлык яшьтәге кешеләр өчен дә бер үк дәрәҗәдә нәтиҗәле. Кыскасы, барысы да әзер, эшкә барырга мөмкин.
Прививкадан соң кичен нәрсә күзәтелде?
Вакцинаны организм яхшы кичерде. Инъекцияне ясатканнар, авырган вакыттагы кебек температура күтәрелә, дип язган иде. Миндә беренче көнне, гомумән, бернинди симптомнар да булмады. Прививкадан соң бөтен көннәрне дә мин гадәттәгечә эшкә йөрдем. Икенче көнне иртән инъекция урыны авырта башлады. Әйтерсең лә, кемдер шул урынга бамбук таягы белән суккан. «Бу синең кулыңда антитәнчекләр барлыкка килә, аннары гәүдәңнең калган өлешенә таралачак», — дип көлеште хезмәттәшләр.
Шулай ук миңа хас булмаган арыганлык сизелде. Барысына да кул селтәсе килә иде (ләкин кул, бу очракта туры мәгънәдә, күтәрелмәде). Бөтен теләк – телевизор карап ятарга, хоккей карарга һәм берни эшләмәскә. Дөресен әйткәндә, мин шулай эшләдем дә. Өченче көнне — ялкаулык, ә дүртенче көнне истәлекләр генә калды. Бу — организмның гадәти реакциясе. Кагыйдә буларак, прививка ясатучыларда тән температурасы күтәрелә икән, ул да өченче-дүртенче көндә уза.
Көн саен миңа «Дәүләт хезмәтләре»ннән үземнең сәламәтлегемне күзәтү көндәлеген тутыруны сорап белешмә килде. Бу тиз, күп дигәндә бер яки ике минут вакытны ала. Мәктәп тестындагы кебек, нинди кире нәтиҗәләр булуын һәм үзеңне ничек хис итүеңне билгеләп үтәргә кирәк.
Март башында икенче прививканы кадатам — гадәттә ул беренчесеннән җиңелрәк үтә. Ә тагын 21 көннән, ягъни апрель башына, ике елга җитәрлек тулы иммунитетым булачак.
Азат Мөхәммәтҗанов, медицина фәннәре докторы, Башкортстан Республикасының баш эпидемиологы:
— Иң мөһиме, шуны билгеләп үтәсе килә: кешеләр прививкадан курыкмый башлады һәм аның мөһимлеген торган саен ныграк аңлыйлар. «Спутник V» вакцинасын дөнья фәнни берләшмәсе дә таныды, аны күп кенә илләр сатып ала. Бу безнең ил табибларының дөньяда иң яхшылар булуын раслый. Чиратта — тагын ике вакцина. Мөгаен, алар быел ук киңкүләм әйләнешкә керер.
Хәзерге вакытта без беренче компонент белән — 75 мең, икенчесе белән 16 меңнән артык кешегә вакцина ясадык. Коллектив иммунитет барлыкка килсен өчен, ике миллионга якын кешене вакциналарга кирәк, шулай булгач, алда эш күп әле.