Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 март 2021, 16:45

Укучылар эвакуацияләнде

24 февраль иртәсендә Уфаның берничә мәктәбендә балаларны һәм укытучыларны эвакуацияләгәннәр. Хокук саклау органнарыннан алынган мәгълүматка сылтанып, “Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, учреждениеләрнең электрон почтасына шартлату җайланмалары куелуы турында искәртү хаты килгән.

Шәһәр пабликларында бу хәл көчле бәхәс тудырды, бигрәк тә балаларның салкында урамда калуларына бәйле. Иртән шәһәрдә термометрлар минус 24, 26 градус күрсәтә иде.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән телефон аша аралашуында шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Алина Сөләйманова әйтүенчә, шәһәр мәктәпләрендә эвакуацияләү чаралары алдан әзерләнгән алгоритм буенча үткәрелгән.
“Укучылар күрше биналарга күчерелде. Күп кенә балаларны әти-әниләре килеп алды, югары сыйныф укучылары да ата-аналары ризалыгы белән өйгә кайтарылды. Эвакуацияләр төрле районнарда берничә уку йортында оештырылды, — дип хәлгә аңлатма бирде Алина Сөләйманова. — Шәһәр алдында балаларны беркем дә зыян күрмәслек итеп үзвакытында эвакуацияләү бурычы тора иде. Беренче минуттан ук эвакуацияли башладылар, бу бездә беренчегә түгел, шуңа барысы да яхшы үзләштерелгән. Көннең нык салкын булуы гына бераз авырлык тудырды, шуңа тиз эш итәргә туры килде. Хәзер белем бирү оешмаларын икенче сменага әзерлибез”.
Башкортстанның Эчке эшләр министрлыгында да хәлне аңлатып үттеләр. “Уфаның берничә мәктәбендә һәм шәһәр хакимиятендә шикле әйберләр калдырылуы турында аноним хәбәр алынды. Экстрен хезмәтләр биналарны тикшереп чыкты. Хәвефле әйберләр табылмады. Хокук саклау органнары ялган хәбәр таратучыларны ачыклау буенча чаралар үткәрә”, — дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
“Башинформ” МА.
Фото: “Башинформ” МА.
Читайте нас: