Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 март 2021, 16:42

Мәсьәләләр оператив хәл ителгән

Кыш бер дә бирешергә теләми. Аеруча соңгы аенда, безнең барыбызны тагын бер ныклыкка сынап, үзенең кырыслыгын күрсәтте. Каты салкыннар торганда танышлардан һәм коллегалардан еш кына кемдәдер су туңуы, кемдәдер газ казаны сафтан чыгуы, кемнеңдер машинасын кабыза алмавы, ә кайдадыр кешеләрнең юлда батып утырулары турында ишетергә туры килде.

Бу көннәрдә төрле экстрен хезмәтләрнең эш күләме сизелерлек артты. Әлеге язмабыз аларның үз бурычларын ничек үтәүләре турында. Благовар комплекслы газ хезмәте җитәкчесе Илнур Закиров әйтүенчә, өч ял көне аеруча киеренке эшләргә туры килгән, шалтыратулар ифрат күп булган. Авария хезмәте өч тәүлек буе базага кайтып кермәгән дияргә мөмкин. 23-24 февральдә бигрәк тә. Килгән гаризалар буенча урыннарга чыгу өчен 24еннән предприятиенең барлык хезмәтләрен эшкә җәлеп итәргә мәҗбүр булганнар. Уртача алганда бу тәүлекләрдә авария-диспетчерлык хезмәте 50дән артык шалтырату кабул иткән. Аларның күбесе, җил көчле булу сәбәпле, газ казаннарының сүнүенә һәм төтен юлларының боз белән каплануына бәйле булган (соңгысы нигездә күпфатирлы йортларда күзәтелгән).
“Водхоз” җәмгыяте коллективына да эш җитәрлек булган.
— Су туңу сәбәпле, безгә шәхси сектордан да, предприятие, учреждениеләрдән дә мөрәҗәгатьләр күп булды, — ди предприятие җитәкчесе Рамил Нугаев. — Проблемаларны тиз арада хәл итәргә тырыштык.
Районның Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте дә көчәйтелгән режимда эшләгән. Ведомствода белдерүләренчә, бер тәүлектә уртача 100ләп шалтырату кабул ителгән. Алар гамәлдә электр энергиясе белән тәэмин итүдә өзеклекләр булуга, газ казаннары эшенә һәм юлларны кардан чистартуга бәйле очраклар.
Ә ашыгыч ярдәм бүлегенә бу көннәрдә егылып имгәнгән ике һәм туңу билгеләре белән бер кеше мөрәҗәгать иткән.
Читайте нас: