Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 март 2021, 16:50

Билетсыз балаларны төшереп калдырырга ярамый

Русия Федерациясе Дәүләт думасы билетсыз балаларны җәмәгать транспортыннан төшереп калдыруны тыю хакында закон кабул итте.

Бу хакта хәбәр парламентның хокукый мәгълүматлар буенча рәсми порталында басылып чыкты.
Яңалык 16 яшькә кадәр балаларга кагыла. Әлбәттә, алар җәмәгать транспортында өлкәннәр озатуыннан башка барса.
Дәүләт думасы рәисе Вячеслав Володин әйтүенчә, балаларны үзләрен генә теләсә кайда транспорттан төшереп калдыру аларның сәламәтлеге һәм гомере өчен зур хәвеф тудыра.
Яңа үзгәрешләр автотранспорт һәм шәһәрләрнең җир өсте электр транспорты уставларына кертеләчәк.
Әлеге законны кабул итү көнүзәк мәсьәләгә әверелгән иде. Илебезнең төрле төбәкләрендә балаларны һәм үсмерләрне кесәсендә акчасы булмаганда, яки картасыннан түли алмаганда, кондукторлар җәмәгать транспортыннан төшереп калдырып, аларның төрле бәлаләргә юлыгу, өшеп, авыру очраклары бихисап булды. Тәүлекнең караңгы вакытында, салкын буран кочагында, шәһәрнең таныш булмаган почмагында баланы төшереп калдыру өчен эчеңдә җаның булмаска кирәк! Хәзер закон белән мондый мәрхәмәтсезлеккә чик куелды.
Шул ук вакытта баланың яшен белү өчен контролерлар аңардан шәхесен ачыклаучы документ сорарга хокуклы.
Закон проектының автордашларының берсе Башкортстаннан Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров.
— Соңгы вакытта балаларны җәмәгать транспортыннан төшереп калдыру очраклары ешайды. Балигъ булмаганнарны торак пунктлар арасында, яисә тәүлекнең караңгы вакытында калдырып киткән чаклар да булды. Баланың акча алырга онытуына һәм юлга акчасы калмауга бәйле хәлләр булгалап тора. Бу закон проекты ата-аналардан мөрәҗәгатьләр күп булу аркасында кабул ителде. Закон көченә кергәннән соң балалар белән мондый очраклар булмас, дип уйлыйм. Шуның белән бергә закон проектында өлкән кеше юл өчен түләмәгән очракта да аны юл уртасында түгел, ә якындагы тукталыш пунктында төшерергә кирәклеге күрсәтелә, — дип билгеләде Зариф Байгускаров.
Исегезгә төшерәбез, “Бердәм Русия” балигъ булмаган билетсыз балаларны төшереп калдыру бөтен җирдә тыелырга тиешлеге турында берничә тапкырлар белдерде. Кайбер төбәкләрдә 2019 һәм 2020 елларда партия башлангычы белән балаларны транспорттан төшереп калдыруны тыючы законнар яисә регламентлар кабул ителгән. Юл өчен түләү мөмкинлеге булмаган балаларның еш кына караңгыда һәм салкында ялгыз калуына бәйле очраклар сериясе проблемага йөз белән борылырга мәҗбүр итте.
А.РӘХИМКУЛОВА, “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе матбугат секретаре.
Читайте нас: