Республика җитәкчесе фикеренчә, бу көннәрдә һәр мөселман барлык уй-тойгыларын мәңгелеккә юнәлтә һәм Аллаһтан мәрхәмәт өмет итә.
- Республикадагы мөселман өммәте бердәмлеге, барлык дини оешмаларның халык арасында мәгърифәтчелек эшләрен актив башкаруы яшь буынны югары әхлак принципларында тәрбияләргә мөмкинлек бирә, - диелә аның рәсми котлавында.
- Корбан бәйрәме якты, мул, шатлыклы булсын, ә без башкарган изге гамәлләр, төбәктә конфессияләр арасында килешүне ныгытып, халыкларның рухи бердәмлеген тәэмин итсен иде."