Бүген Уфада күптән көтелгән Тимашево күпере ачылды. Аны төзү 2016 елда башланды һәм 937 миллион сумга төште.
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Башкортстан башкаласы халкын һәм күпер төзүчеләрне әлеге вакыйга белән котлады.
Күпер Уфаның төньяк өлешен Бөре трактын Төньяк сәнәгать зонасы белән тоташтыра, ул тимер юл һәм чакрымлы автотранспорт тыгыннары аша чыгу проблемасын хәл итәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әлеге социаль әһәмиятле объектны төзүгә чыгымнарның зур өлешен "Башнефть" компаниясе үз өстенә алды. Бу - якынча 700 миллион сум, яки проект бәясенең 70 проценты дигән сүз.
- Уфа өчен күперләр һәм юлүткәргечләр күп төзергә кирәк әле. Без хәзер әлеге юнәлештә актив эшлибез, бу шәһәрнең транспорт инфраструктурасын уңайлы итү өчен кирәк, - диде Радий Хәбиров.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган