Бүген республиканың төп дәүләт автомобиль транспорты компаниясе "Башавтотранс" шәһәрара, шәһәр һәм шәһәр яны маршрутларында хезмәт күрсәтү өчен "Форд Транзит" маркалы кече класслы 110 яңа автобус алды.
- "Башавтотранс"ка 1 сентябрьгә республиканың барлык районнары Уфаны дәүләтебезнең автобуслары белән тоташтырсын, дигән йөкләмә бирдек. Зур автобусларның беренче партияләрен аларга тапшырдык.
Бүген без - 110, киләсе атнада тагын 100, гомумән алганда, 550 автобус тапшырабыз, - диде Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе яңа автобусларны карап чыкты, предприятие җитәкчелеге белән сөйләшкәндә пассажирлар ташуның хәвефсезлегенә аерым игътибар итәргә кушты.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган