Благовар хәбәрләре
+21 °С
Дождь
ВКОК
Көнүзәк
9 Августа 2019, 14:37

Башкортстанда инвестиция күләме арткан!

Агымдагы елның беренче яртысында Башкортстан икътисадына 106 миллиард сумга якын акча кергән, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, үсеш 13,6 процент тәшкил иткән.

Агымдагы елның беренче яртысында Башкортстан икътисадына 106 миллиард сумга якын акча кергән, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, үсеш 13,6 процент тәшкил иткән. Төзелеш, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү тармакларында активлык күзәтелә.
Инвестицияләрнең 70 проценты диярлек "Башнефть", "Газпромнефтехим", УМПО, УГОК, Полиэф, БСК, Кроношпан кебек эре компанияләр һәм предприятиеләр тарафыннан формалаштырыла. Калган 30 процент кече һәм урта бизнес предприятиеләренә туры килә.
Шул ук вакытта, беренче яртыеллыкта аларның саны 4 меңгә арткан һәм 131 меңгә җиткән, бу алга таба бизнес үсеше перспективалары һәм ышанычлары турында сөйли. Моның хакында бүген республиканың Инвестицион советы утырышында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров билгеләп үтте.
- Кичә мин "Алга, Башкортстан" дип аталган Актив инвестицияләр клубы төзү хакындагы указга кул куйдым. Безгә экспертлар белән тыгызрак эшләү, яңа идеяләр һәм чишелешләр булдыру, республикада бизнес-климатны ничек яхшырту турында тәкъдимнәр эшләү өчен киңәшмә мәйданчыгы кирәк. Клуб берничә номинациядә "Ел инвесторы" премиясен һәм Гран-при тапшырып, җиңүчене билгеләячәк. Беренче утырышны ел ахырында үткәрергә тәкъдим итәм. Бу яхшы һәм кызыклы тарих булыр дип уйлыйм, - диде Радий Хәбиров.
"Кызыл таң" сайтыннан алынды.
Читайте нас