Башкортстанның җиңел сәнәгатен модернизацияләү өчен ел саен 600 миллион сум акча кирәк булачак.
Бу хакта республика Башлыгы Хакимиятендә узган Инвесткомитет утырышында сәнәгать һәм инновацион сәясәт министры Алексей Карпухин сөйләде.
Атна саен "Инвестиция сәгатьләре" үтә, гадәттә, аларның көн тәртибендә машина төзелеше һәм авыл хуҗалыгы белән бәйле проблемалар күтәрелә. Ләкин җиңел сәнәгать белән бәйле темалар яңгырамый. Ә бит җиңел сәнәгать тә бик кирәк. Аның хәзерге торышы, әлбәттә, Кытай белән көндәшлек итә алмый, моның өстендә ныклап эшләргә кирәк, — диде Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров.
Нефтекаманың "Искож" предприятиесе генеральный директоры Лиана Киршина компаниягә федераль программа буенча субсидиягә гариза биргәндә ярдәм итүләрен сорады, биналарны реконструкцияләүгә акча кирәк, фабрикада җитди модернизацияләү планлаштырыла, дип билгеләп үтте ул.
Квалификацияле белгечләрнең булмавын Уфаның "Эш киемнәре комбинаты" генеральный директоры Михаил Цукерман мөһим проблема дип билгеләде. Хезмәт хакы проблемасы да аның тарафыннан күтәрелде. "Аны гамәлдәге шартларда арттыру мөмкин түгел диярлек: предприятие чимал сатып алуга һәм салым түләүгә чыгымнарны киметә алмый", диде ул.
Инвесткомитет эшендә, шулай ук, Дәүләкәннең "Сандра" аяк киемнәре фабрикасы һәм Туймазының "Серафимовская пушинка" фабрикасы җитәкчеләре катнашты.
Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматларына караганда, республиканың җиңел сәнәгать предприятиеләрендә 6400 кеше эшли. Тармакта уртача хезмәт хакы — 16 мең сум.
- Хезмәт җитештерүчәнлеген технологик күтәрү турында да уйларга кирәк, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Ул Башкортстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, республика предприятиеләре позициясен һәм мөмкинлекләрен исәпкә алып, җиңел сәнәгатькә ярдәм итү вариантларын анализларга кушты.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган