Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлауларда 3 миллион 54 мең 3 бюллетень, шул исәптән бюллетеньнәре эшкәртү комплексларыннан файдаланып тавыш бирү өчен 354 мең 850 бюллетень әзерләнәчәк. Территориаль сайлау комиссияләре гаризалары буенча бюллетеньнәрнең бер өлешен урыс/башкорт һәм урыс/татар телләрендә – 398 мең 300 һәм 205 мең 503 данә әзерләячәкләр.
Бюллетеньгә бәйле сорауларга Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Марина Долматова җавап бирә.
— Бюллетеньнәр кайчанга әзер булырга тиеш?
— Республика Үзәк сайлау комиссиясе карары нигезендә, Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлауларда тавыш бирү өчен бюллетеньнәр 2019 елның 30 августыннан да соңга калмыйча әзерләнергә тиеш.
— Алар кайчан участок комиссияләренә тапшырыла?
— 2019 елның 6 сентябреннән дә соңга калмыйча, законнар белән билгеләнгән тәртиптә бюллетеньнәр участок сайлау комиссияләренә тапшырылачак.
— Участокта ничә бюллетень булырга тиеш?
— Сайлау участогында бюллетеньнәр саны әлеге сайлау участогында теркәлгән сайлаучылар саныннан 0,5 проценттан артмаска һәм тиешле сайлау участогында бюллетеньнәр тапшырылган көнгә сайлаучылар исемлегенә кертелгән сайлаучылар саныннан 70 проценттан да ким булмаска тиеш. Әгәр участокта сайлаучылар күп булса, бюллетеньнәрнең саны тиешле комиссия карары буенча арттырылырга мөмкин.
Участок сайлау комиссиясе тарафыннан алынган барлык бюллетеньнәрнең алгы ягында участок сайлау комиссиясенең ике әгъзасы имзалары уңда өстәге почмакка куела, алар участок сайлау комиссиясе мөһере белән раслана.
— Сайлаучыга ничә бюллетень бирелә?
— Һәр сайлаучы бер тавыш бирүдә катнашу өчен бер бюллетень ала. Әмма сайлаулар көнендә бер участокта берничә тавыш бирү үткәрелсә, һәр сайлаучыга аерым бюллетень бирелә. 8 сентябрьдә, Бердәм тавыш бирү көнендә, республиканың кайбер төбәкләрендә берничә тавыш бирү үткәреләчәк. Мәсәлән, Нефтекама шәһәрендә яшәүче кайбер гражданнар участокта берьюлы өч бюллетень алачак: республика Башлыгын, өстәмә сайлауларда Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайга 16нчы Комсомол сайлау округы буенча депутат һәм 9нчы бер мандатлы сайлау округы буенча Нефтекама шәһәр округы Советына депутат сайлаячаклар.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН әзерләде.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган