Куергазы районы хакимияте башлыгы Юлай Ильясов социаль челтәрләрдә чүп контейнерлары җитештерүче җәмгыять турында язган.
“Машхимтрейд” җәмгыяте чүп контейнерлары эшләп чыгара. Ул әлеге пластиктан ясалганнардан аерылып тора. Тимер контейнерлар кышын да күпкә уңайлырак булачак. Җитештерүчеләр билгеләвенчә, тимер контейнерлар озак хезмәт итәчәк.
Шулай ук, аларның бәясе, пластикка караганда, күпкә арзан.
Мәгълүм булуынча, Башкортстан Хөкүмәте чүп контейнерлары сатып алуга һәм чүп-чар мәйданчыкларын төзекләндерүгә 500 миллион сум акча бүлгән иде.
Шулай итеп, Юлай Ильясов үзебездә җитештерелгән контейнерларны кулланырга чакыра.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган