Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбировның Дүртөйле районына эш сәфәре Ленин исемендәге токымчылык заводыннан башланды.
Токымчылык заводы генеральный директоры Альберт Дәүләтбаев сүзләренә караганда, хуҗалыкның авыл хуҗалыгы җирләре мәйданы 9,5 мең гектар тәшкил итә, 2,3 мең баш сыер малы, шул исәптән 1500 дән артык савым сыеры асрала. Сөт һәм терлекчелек продукциясе җитештерү ел саен арта.
Хуҗалыкның автомобиль, трактор паркы ел саен яңартыла, терлекчелек фермаларына реконструкция һәм капиталь ремонт ясала. Ташламалы кредит һәм республика субсидияләре ярдәмендә симертү мәйданчыгын һәм яшь терлекләр корпусын ремонтлаганнар. Шулай ук, саву залы өчен яңа җиһазлар сатып алынган.
Радий Хәбиров хуҗалык басуларын карап чыкты, җитәкчелек һәм механизаторлар белән аралашканда ул хезмәт шартлары һәм эш хакы күләме белән кызыксынды. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча, токымчылык заводы буенча уртача хезмәт хакы 24,5 мең сум тәшкил иткән.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган