Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Facebook битендә республика халкына хоспис төзүдә ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
"...дөньяда иң зур гаделсезлек - балаларның авыруы.
Башкортстанда 643 бала көн саен каты авырулар белән көрәшә... ә авыр чирле өлкәннәр тагын да күбрәк... Хоспис аларга бераз булса да ярдәм итә алыр иде. Алар анда кирәкле ярдәмне дә алыр, туганнары һәм якыннары белән уңайлы шартларда да булыр иде, - дип язган Радий Хәбиров. - Аны бюджет акчасына да төзер идек, тик мин иганәгә төзи алабыз дип уйладым. Һәм бу минем постым - уңышка ирешкән республика халкын өлгергәнлеккә тикшерү.
Әйдәгез, барыбыз бергә, кем күпме булдыра ала, үз өлешебезне кертик".
Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, киләсе ел ахырына кадәр хоспис эшли башларга тиеш. Төзелешкә акчаның бер өлеше табылган, 5 августта проектлауга керешү планлаштырыла.
"Ярдәм итә алган барлык кешеләргә дә мөрәҗәгать итәм, "Иман" фонды исәбенә кем күпме булдыра ала, шул кадәр күчерсә иде.
Взносны рәсмиләштерүдә ярдәм итүләрен теләсәгез, шушында ук:
"Мин, Иван Иванов, шундый күләмдә ярдәм итәргә әзер", дип язу җитә. Һәр ярдәм түегә, әлбәттә, шәхсән рәхмәт белдерәчәкмен", - дип йомгаклаган ул язмасын үзенең Facebook битендә.
Ел ярымнан Башкортстан башкаласында 30 урынлык өлкәннәр бүлеге һәм 20 урынга исәпләнгән балалар бүлеге белән хоспис төзү планлаштырыла.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган