Бөтен дәрәҗә властьларның төп бурычларыннан берсе – кешеләргә яшәү өчен уңай шартлар тудыру һәм ял урыннары булдыру. Әлеге җәһәттән район хакимияте һәм Языково авыл биләмәсе дә үзәк паркны төзекләндерү буенча зур эш башлап җибәрде. Парк барысының да күз алдында, анда күбрәк яшьләрне очратырга мөмкин, әмма инфраструктураның үсешмәгәнлеге күзгә бәрелеп тора, ә мөмкинлекләр хәтта яртылаш та файдаланылмый.
Гаделлек хакына билгеләп үтәргә кирәк, авыл биләмәсе башлыгы булып Р.Р.Еникеев эшли башлагач, паркта байтак үзгәрешләр булды. Мәсәлән, яңа ел чыршысын анда “күчерделәр” һәм бәйрәмнәр шунда үтә башлады, парк яңа төсләр белән балкыды.
Быел да паркка бәйле яңалыклар бар. Авыл биләмәсе башлыгы урынбасары И.Х.Гарифуллин белдерүенчә, “Языково авылы паркын төзекләндерү буенча капиталь ремонт” проекты дәүләт экспертизасы үткән. Тендерны электрон аукцион барышында Бүздәк авылыннан “Рубин” ҖЧҖ откан. Подрядчы, төзелгән контрактка ярашлы, өч ел дәвамында 18 млн.590 мең сумлык эшләр башкарырга тиеш. Агымдагы елда шуның 6 млн.379 мең сумын үзләштерергә планлаштырыла.
Тулы версияне безнең гәзиттә укыгыз.