Благовар хәбәрләре
+19 °С
Облачно
ВКОК
Көнүзәк
1 Августа 2019, 08:55

БРда урман хуҗалыгын үстерү

“Экология” милли проекты кысаларында “Урманнарны саклау” федераль проектын гамәлгә ашыру БР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман ресурсларына идарә итү өлкәсендә якын киләчәктә мөһим бурычларның берсе булып тора.

“Экология” милли проекты кысаларында “Урманнарны саклау” федераль проектын гамәлгә ашыру БР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман ресурсларына идарә итү өлкәсендә якын киләчәктә мөһим бурычларның берсе булып тора. Проектның төп максаты – урман үсентеләренең кимүенә юл куймау (проектны гамәлгә ашыру вакыты 2019-2024 еллар). Урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов хәлгә аңлатма бирүенчә, проект урманнарны саклау буенча түбәндәге чараларны үз эченә ала: киселгән һәм һәлак булган урман үсентеләре урынына яңаларын утырту, яңадан утыртылган урман мәйданнарын арттыру, урман хуҗалыгы учреждениеләренең матди-техник базасын махсус урман хуҗалыгы һәм урман янгынннарын сүндерү техникасы һәм җиһазлары белән тәэмин итү, үсентеләр утырту өчен орлык запасы булдыру. Бүген республикада агачлар аз киселү исәбенә агач хәзерләү һәм урман яңарту арасында баланс саклана, киләчәктә хәзерләүләр күләме артачак, шулай да мәгълүм балансны арытаба да сакларга кирәк. 2024 елга яңадан утыртылган урман мәйданнарын 15,2 мең гектарга җиткерүгә ирешергә кирәк.
Тулы версияне безнең гәзиттә укыгыз.
Читайте нас