Благовар хәбәрләре
+33 °С
Ясно
ВКОК
Көнүзәк
1 Августа 2019, 09:13

Бәла башы – хәмердә

Районда социаль хәвеф хәлендәге 46 гаиләдә 105 бала тәрбияләнә. Аларның барысында да диярлек хәлне катлауландыручы төп сәбәп – алкоголь.

Районда социаль хәвеф хәлендәге 46 гаиләдә 105 бала тәрбияләнә. Аларның барысында да диярлек хәлне катлауландыручы төп сәбәп – алкоголь. Район хакимияте каршындагы балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышында сигез мәсьәлә каралды, шуның җидесе турыдан-туры хәмер сазлыгына баткан аналарга кагыла.
Хуҗалары “яшел елан” белән дус булган йорт ихаталары н чүп үләне баскан, идәннәренә басарлык та түгел, пычрак, балалары караусыз. Башларында көне-төне бер уй – кайдан аракы табарга – булган әти-әнидә бала кайгысы юк, аларны исләренә дә алмыйлар дияргә мөмкин, күзләренә артык чалына башласалар, каеш белән “тәрбияләргә” дә күп сорап тормыйлар, шулай ук, йорт-хуҗалык эшләре белән дә шөгыльләнмиләр.
Гаилә башлыгы эчсә – бер бәла, ә аңа хатыны да кушылса – мең бәла, диләр. Менә бүлмәгә 33 яшьлек хатынны чакырып керттеләр. Иң беренче сүзе “Мин алкогольгә бәйлелектән дәваланырга телим” булды. Комиссия әгъзалары да аның белән ризалашуларын белдерде. Әмма бу гаиләдә икеләтә проблема –аның ире дә эчкегә сабышкан. Повестка буенча чакыртылган икенче хатынның гаиләсендә дә шул ук хәл, әйткәндәй, фамилияләре дә бер төрле. Балалары әти-әниләренең кәеф-сафа коруына өйрәнеп беткән инде, гомерләренең беренче көннәреннән үк алар яшәү өчен көрәшергә мәҗбүр диярлек. Шундый гаиләләрнең берсендә яшәүче сигез яшьлек бала мунча ягарга уйлап янгын чыгара язган, вакытында килеп өлгергән махсус хезмәт вәкилләре йоклап яткан исерек әнисен көчкә уяткан. Бу хатыннар авырлы чакларында да, сабыйлары тугач та, имезгәндә дә спиртлы эчемлек кулланудан туктамый.
Хәсрәт-аналар комиссия утырышында үзләрен ничек тә акларга тырышты, әмма бушка. Моннан ары алар комиссиянең катгый күзәтүендә булачак, һәм хәлдә уңай үзгәрешләр күзәтелмәсә, ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү мәсьәләсе каралачак.
Утырышка чакырылган хатыннарның өчесе дә РФ КоАПның 5.35 мәддә 1 өлеше буенча (ата-аналарның балигъ булмаган балаларын карау, тәрбияләү һәм аларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча бурычларын тиешенчә үтәмәве) административ җаваплылыкка тарттырылды. Комиссиягә килмәгән хатынга карата да шул ук чара кулланылды.
Читайте нас