Белгечләр шушы сорауга җавап биргән.
Кешедә хроник авырулар булганда, яман шеш еш барлыкка килә, дип кисәтә табиблар. Нәкъ менә хроник авырулар кеше организмының иммунитетын төшерә һәм ракка каршы тору үзлеген киметә икән.
Гастрит (ашказаны әчелеге түбән булганда), ашказаны җәрәхәте, В һәм С гепатиты, мастопатия, эрозия һәм дисплазия ямаш шеш китереп чыгара торган хроник авырулар исемлегенә керә. Вируслы гепатит булганда бавыр рагы куркынычы арта.
Эчәклектәге хроник авыруларны, тәндәге папилломнарны, герпес вирусын дәваламаганда, бу авырулар яман шеш барлыкка китерә, дип кисәтә табиблар.
Әгәр дә хроник авыру вакытында аппетит төшсә, кинәт кенә ябыгу күзәтелсә, бетми торган хәлсезлек, температура күтәрелсә, төшенкелек хисе барлыкка килсә, рак булырга мөмкин. Бу очракта кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип яза "Интертат".
Шулай ук ВИЧ-инфекция дә куркыныч тудыра, ди табиблар. Бу инфекция вакытында лимфома, аналык муентыгы, туры эчәк, тире һәм үпкә рагы барлыкка килү куркынычы бик зур
"Кызыл таң" сайтыннан алынган