Благовар хәбәрләре
+21 °С
Облачно
ВКОК
Көнүзәк
29 Июля 2019, 13:19

Штрафлар артты

Фаҗигаләрне кисәтү максатында юл кагыйдәсен бозган өчен салына торган штрафлар ел саен диярлек үсә.

Фаҗигаләрне кисәтү максатында юл кагыйдәсен бозган өчен салына торган штрафлар ел саен диярлек үсә.
Узган елда, мәсәлән, аларның күләме кесәгә сугарлык итеп күтәрелгән иде, агымдагы елның 29 июненнән штрафлар янә арттырылды.
Мәсәлән, элек таныклыгың үзең белән булмаса, 500 сум штраф салалар иде, хәзер “хәтерсезләрдән” 8000 сум түләтәчәкләр.
Каршы полосага чыккан өчен элек 5000 сум штраф, яки таныклыктан мәхрүм итү каралган булса, хәзер мондый кагыйдә бозучыларга 8000 сум штраф салачаклар. Светофорның кызыл утына чыккан өчен моңа кадәр 1000 сум түләтсәләр, хәзер - 5000 сум.
Штрафларның үзгәрү таблицасы "Кызыл таң"ның алдагы саннарында басылачак.
Административ хокук бозулар кодексына кертелгән үзгәрешләрдә кайбер “йомшару” да бар. Мәсәлән, хәзер транспорт чарасы хуҗасы эвакуатор хезмәте өчен һәм үзенә салынган штрафны автомобилен штраф мәйданчыгыннан алганнан соң 60 көн эчендә түләргә тиеш. Моңа кадәр эвакуатор хезмәтенә түләү һәм штраф автомобильне штраф мәйданчыгыннан алганга кадәр түләнгән булырга тиеш иде.
Яңа кагыйдә нигезендә урындагы хакимият органнары штраф мәйданчыгында машина тоту һәм эвакуация хезмәте бәяләрен үзләре билгеләргә хокуклы.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган
Читайте нас