Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үзенең карары белән алдагы елда 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү буенча төп чаралар планын раслады.
Ул сугышта катнашучыларның һәм инвалидларның һәм аларга тиңләштерелгән кешеләрнең тормыш шартларын яхшыртуга, хәтер-мемориаль, мәдәни һәм спорт киңкүләм чараларын, төбәкара һәм республика фәнни-гамәли конференцияләрен, китаплар һәм башка басма продукцияне нәшер итүне, мәгариф-патриотик проектларны үз эченә ала.
Финанслану республика бюджетында каралган чаралар, шулай ук бюджеттан тыш чыганаклар исәбенә тормышка ашырылачак.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган