Благовар хәбәрләре
+27 °С
Ясно
ВКОК
Көнүзәк
23 Июля 2019, 06:21

Терлекчелеккә - яңа мөмкинлекләр

Республиканың төньяк капкасы булган Яңавыл районында терлекчелек өлкәсендә инвестиция проектларын гамәлгә ашыруда актив эшлиләр.

Республиканың төньяк капкасы булган Яңавыл районында терлекчелек өлкәсендә инвестиция проектларын гамәлгә ашыруда актив эшлиләр.
Районның Иске Кодаш авылында гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру максатында 2500 сыер саву, 5000 мөгезле эре мал симертү өчен тәгаенләнгән "Сөт юнәлешендәге малчылык комплексы (сөт фермасы)" дигән яңа проект тормышка ашырыла.
Проект буенча инвестицияләр күләме – 1 миллиард сум.
Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбировның төбәккә эшлекле сәфәре барышында бу хакта "ИТС-Агро" җәмгыяте директоры Михаил Попов сөйләгән иде.
Предприятие әлегә 500 баш терлек белән малчылык комплексы алган. Өстәмә 510 баш токымлы мал, 55 миллион сумга заманча авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган.
#национальныйпроект
#нацпроект
"Кызыл таң" сайтыннан алынган.
Читайте нас