Благовар хәбәрләре
+19 °С
Облачно
ВКОК
Көнүзәк
23 Июля 2019, 14:06

Мунчалар янмасын!

Авыл җирендә мунчасыз яшәп булмый. Шуның белән аларның янгын хәвефсезлегенә бәйле мәсьәлә дә кискен тора. Беркем дә, мине бу бәла урап үтәр, дип әйтә алмый, ягъни бөтен таләпләрне үтәп дөрес һәм сыйфатлы итеп төзелгән һәм януга каршы состав белән эшкәртелгән мунчаның да күңелсез хәлгә китерүе ихтимал.

15 июль көнне 17 сәгать 24 минутта БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының Тирлән авылындагы аерым ППС постына Белорет районының Тирлән авылындагы ихаталарның берсендә янгын чыгуы турында хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә 4х5 зурлыкта мунча ут эчендә була. Фараз итүләренчә, мичтән файдалану кагыйдәләрен бозганнар. Көн эссе, көчле җил булу сәбәпле, янгынны сүндерү бик авырга туры килгән. Нәтиҗәдә корылма нык зыян күргән. Бәхеткә, корбаннар юк. Янгын сүндерүдә ике берәмлек техника, сигез кеше катнашкан.
Мунчада ут чыкмасын дисәгез, БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты түбәндәге хәвефсезлек чараларын үтәргә чакыра:
- мичләрне һәм төтен юлларын мунчаның агач өлешләренә якын урнаштырмаска;
- агач конструкцияләрне янмый торган состав белән эшкәртергә;
- ярыклары булган, төтен чыгарган мичләрдән файдаланмаска;
- янган мичләрне караучысыз калдырмаска;
- мич ягуны балаларга ышандырмаска;
- мичне яндырып җибәрү өчен тиз кабынып китә торган сыекчалар кулланмаска;
- күмер төшү сәбәпле идән янып китмәсен өчен мич ишеге алдына 50х70 см зурлыкта тимер калай җәяргә;
- мич өстендә әйберләр һәм утын киптермәскә.
Тагын бер тапкыр кабатлыйбыз: янгын нәтиҗәләрен бетерүгә караганда аны булдырмау җиңелрәк.
Читайте нас