Русия Дәүләт думасы депутатлары беренче укуда “Русия Федерациясендә бала хокукларын гарантияләү турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” закон проектын кабул итте.
– Әлеге чара актуаль, күптән өлгергән, — диде бу хакта Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. — “Чайка” лагеренда флагшток төшеп һәлак булган бала турында күпләр хәтерлидер. Әгәр бу лагерьда федераль парламентарийлар тәкъдим иткән профилактик һәм методик эшләр алып барылса, кеше гомерен саклап калырга мөмкин булыр иде. Әлеге закон проекты федераль закон статусына ия булса, балалар ялының хәвефсезлеген тәэмин итәчәк, яңа фаҗигаләрдән саклаячак”.
Константин Толкачев әйтүенә караганда, Дәүләт җыелышында балалар ялы мәсьләләсен тикшерү актив бара. Моның өчен махсус эшче төркем булдырылган.
– “Чайка”дагы фаҗигадән соң депутатлар республика лагерьларына барып кайтты, - ди ул. — Кызганычка каршы бу өлкәдә хәл итәсе мәсьәләләр күп. Аларны законнар ярдәмендә җайга саласы бар.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган.