Район гәзите редакциясе “Шау чәчәкле ихата” фотоконкурсы игълан итә. Район үзәгендә һәм авыл биләмәләрендә матурлык яратучы гүзәл затлар үзенчәлекле чәчәклекләр һәм бәләкәй таучыклар ясап нинди генә гөл-чәчәкләр үстермиләр. Керү урыннарына төрле кашполар элеп куялар, газоннарда бакча фигуралары тирә-юньгә ямь биреп утыра. Әмма, ни кызганыч, бу гүзәллек озакка бармый, ә шулай да аны фотога төшереп редакциягә җибәрсәгез, без аларны гәзиттә бастырып, соңыннан хәтта каты салкыннарда да аларны алып карау мөмкинлеге тудырыр идек.
Әйдәгез, дуслар, үзегездәге матурлыкны башка гәзит укучылар белән дә уртаклашыгыз. Фотоларны үзегез өчен уңайлы ысул белән җибәрә аласыз: 89273084471 саннары буенча ватсапка, электрон почтага blagovarvesti@rambler.ru яисә гади хат белән 452740, Языково авылы, Пушкин урамы, 22 адресы буенча. Хатта “Шау чәчәкле ихата” конкурсына дип күрсәтергә онытмагыз.
Иң яхшы фотолар гәзит битләрендә, безнең сайтта һәм социаль челтәрләрдә урын алачак, арытаба тавыш бирү юлы белән җиңүчене билгеләячәкбез. Уңышлар сезгә!