Благовар хәбәрләре
+23 °С
Дождь
ВКОК
Көнүзәк
19 Июля 2019, 08:29

Конкурска йомгак ясалды

“Синең гүзәллеккә дан җырлыйм” фотоконкурсына йомгак ясаганда туган районыбызда матур урыннар күплегенә тагын бер инандык.

“Синең гүзәллеккә дан җырлыйм” фотоконкурсына йомгак ясаганда туган районыбызда матур урыннар күплегенә тагын бер инандык. Тик без көндәлек эш-мәшәкатьләр ыгы-зыгысында аларны күрә генә белмибез икән. Хәер, күрү түгел, кайвакыт игътибар да итмибез. Ярый әле Әнисә Вәкилова, Мәрьям Зарипова кебек шушы гүзәллекне күреп фотога төшерүчеләр бар. Конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт әйтәбез һәм гәзит укучыбыз Хромова (кызганычка каршы, ул хатында исемен күрсәтмәгән) җибәргән иң матур фотоларны гәзиттә бастырабыз. Ә авторны редакциядә көтеп калабыз. Үзегез белән паспорт, ИНН һәм яхшы кәеф алып килергә онытмагыз.
Шуннан, кадерле дуслар, бу урыннар сезгә танышмы? Белүчеләр булса, “Синең гүзәллеккә дан җырлыйм” билгесен куеп җавапларыгызны blagovarvesti@rambler.ru адресы буенча яисә безнең “Бәйләнештә” һәм “Классташлар” челтәрендәге битләргә җибәрегез.
Читайте нас