Благовар хәбәрләре
+30 °С
Ясно
ВКОК
Көнүзәк
19 Июля 2019, 13:48

Агыйделдән чит илләргә ашлык озатыла башлаячак

Элекке Башкорт АЭСы урынында ашлык терминалы төзелә. Моның өчен җиһаз Төркиядән кайтарыла.

Элекке Башкорт АЭСы урынында ашлык терминалы төзелә. Моның өчен җиһаз Төркиядән кайтарыла.
Беренче ике танкер Агыйдел портыннан Төркиянең Мэрисель портына 20 августта юнәләчәк. Аннан Башкортстан ашлыгы Иранга китәчәк. Барлыгы 10 мең тонна ашлык озатылачак
"Стапель" җәмгыяте директоры Михаил Кулаков республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка ашлык саклау өчен урын әзер булуын әйтте. Радий Хәбиров җитәкчене "Инвестиция сәгате"нә чакырды.
Ашлыкны су транспорты ярдәмендә чит төбәккә озату икътисади яктан отышлы.
"Сапель" "Суднолар ремонтлау һәм төзү заводы" проектын да гамәлгә ашырмакчы. Моның өчен 721 миллион сум акча тотынылачак.
Радий Фәрит улы бу башлангычның республикага кирәкле булуын ассызыклады һәм Агыйдел шәһәренең инвестицияләр буенча киләчәктә алдынгы төбәкләр исемлегендә булу ихтималын әйтте.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган.
Читайте нас