Күллекул авылында яшәүчеләрнең күптәнге хыялы тормышка ашарга да санаулы гына көннәр калды – авылга илтүче юлга бөтен заман таләпләренә җавап бирүче асфальт салачаклар. Бүген анда 6 километр арада автомобиль юлын реконструкцияләү буенча эшләр бара. Юл төзелешенең генеральный подрядчысы — “СК Долина-Сервис” ҖЧҖ.
Автоюл “Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” федераль программасы кысаларында алып барыла һәм 125 млн. сумга басачак. Асфальт салуны 20 ноябрьгә тәмамларга планлаштыралар.
Шунысы игътибарга лаек, шушы ук программа чикләрендә былтыр Көнбатыш һәм Община авылларына илтүче юллар ремонтланган иде.
Районның башка нокталарында да юл ремонт-төзелеш эшләре алып барыла.
Тулы версияне безнең гәзиттә укыгыз.