Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Башавтотранс” предприятиесенә кайтарылган 20 “НефАЗ” автобусы ачкычларын тапшырды.
Төбәк җитәкчесе тапшырылган транспортны уңайлылык һәм хәвефсезлек ягыннан бәяләде, предприятие коллективы белән аралашты.
“Башавтотранс”ның генеральный директор вазыйфасын башкаручы Надир Сәмиев әйтүенчә, яңа техника республика башкаласын Дүртөйле, Нефтекама, Октябрьский, Туймазы, Бөре, Яңавыл, Белорет, Учалы, Стәрлетамак, Салават, Мәләвез, Баймак, һәм Сибай белән бәйләүче маршрутларга чыгачак. Барлыгы 300 торак пунктына автобуслар җәлеп ителәчәк. Яңа машиналар Татарстан Республикасына, Пермь краена һәм Ырынбур өлкәсенә дә рейслар ясаячак.
Якын арада предприятие автопаркы янә алты “НефАЗ” белән тулыланачак. 1 ноябрьгә кадәр “Башавтотранс” 74 шәһәр автобусы алачак.
Моннан тыш, урта һәм кече класслы автобуслар сатып алу планлаштырыла. Шулай итеп, быел 527 берәмлек транспорт алыначак. Янә 62 машина республикага 2020 елның беренче кварталында кайтачак.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган