Благовар хәбәрләре
+15 °С
Облачно
ВКОК
Көнүзәк
15 Июля 2019, 12:04

“Саф чишмә” акциясе

Табигатьне саклау, тирә-як мохит торышын яхшырту кеше гомере өчен зур әһәмияткә ия. Табигатьне экологик яктан белемсез кешеләр тарафыннан җимерүдән саклар өчен бүген үк эшләргә кирәк...

Табигатьне саклау, тирә-як мохит торышын яхшырту кеше гомере өчен зур әһәмияткә ия. Табигатьне экологик яктан белемсез кешеләр тарафыннан җимерүдән саклар өчен бүген үк эшләргә кирәк...
Шушы көннәрдә “Прометей” яшүсмерләр клубы, урындагы бүлек волонтерлары һәм Языково авылы мәктәбе укучылары тарафыннан “Саф чишмә” акциясе оештырылды.
– Әлеге акция ел саен үткәрелә һәм ул матур традициягә әверелде. Аның кысаларында без Языково авылы янындагы чишмәләрне чистартабыз, тәртипкә китерәбез. Бу юлы да без җавапсыз кешеләр тарафыннан тирә-ягы чүп-чар белән тулган чишмәне тазарттык. Һава торышы яхшы иде. Группаларга бүленеп, эшне башкарып чыккач, чишмә суы эчтек, табигать кочагында ял иттек. Балалар, шулай ук, дару үләннәре җыярга да өлгерде. Безнең башкарган эш чишмәгә килүчеләр игътибарыннан читтә калмас һәм алар да табигатьне саклау турында уйланырлар, дип ышанабыз, – ди “Прометей” клубының педагог-оештыручысы Зөлфия Муллаянова.
Читайте нас