Благовар хәбәрләре
+24 °С
Дождь
ВКОК
Көнүзәк
15 Июля 2019, 12:12

Бу лагерь – иң яхшысы

Благовар районында балачак һәм хыял иле бар. Бу – “Кояшкай” балалар сәламәтләндерү лагеры. Биредә балалар каникулларын күңелле, ә иң мөһиме файдалы үткәрә. Әлеге вакытта икенче смена эшли. Бүген биредә республиканың төрле төбәкләреннән 170 бала ял итә. “Дөнья хитлары” дип аталган лагерьның һәр көне бай һәм истә калырлык.

Благовар районында балачак һәм хыял иле бар. Бу – “Кояшкай” балалар сәламәтләндерү лагеры. Биредә балалар каникулларын күңелле, ә иң мөһиме файдалы үткәрә.
Әлеге вакытта икенче смена эшли. Бүген биредә республиканың төрле төбәкләреннән 170 бала ял итә. “Дөнья хитлары” дип аталган лагерьның һәр көне бай һәм истә калырлык. Балалар дөньяның төрле илләренең истәлекле урыннары белән таныша, халыклар традицияләре һәм көнкүрешенең кызыклы аермаларын һәм охшашлыкларын эзли, аларны бәяли, бай тарихка терки. Боларның барысында да аларга 14 тәрбияче, музыка җитәкчесе һәм физкультура укытучысы ярдәм итә.
Һәр смена өчен чаралар планы әзерләнә, алар арасында билгеле традицион һәм, шулай ук , яңалары да бар – әлеге смена моның белән аерылып тора. Июньдә Благоварда “Бердәмлек” халыкара фестивале үтте. Дөньяның төрле илләреннән килгән кунаклар үз мәдәнияте белән таныштырды – җыр һәм биюләрен күрсәтте. Моңа бәйле әлеге смена тәрбиячеләре лагерьда шуңа охшаш чара оештырырга булды. Бик кызыклы килеп чыкты. Традицион чараларга “Халыкара күзәтү” кебекләре дә өстәлде, балалар кул астындагы материаллардан кызыклы эшләнмәләр эшләде, “Җирнең 7 могҗизасы” конкурсында җирнең сигезенче могҗизасын эзләде, “Бар дөнья – театр” конкурсында театраль күренешләр күрсәтте.
Тулы версияне безнең гәзиттә укыгыз.
Читайте нас