"Русия Федерациясенең санлы икътисады" гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанның барлык социаль объектлары да Интернетка керә алачак. 2021 елга кадәр Бөтендөнья челтәренә 2700дән артык мәгариф учреждениесе, полиция бүлекчәләре һәм власть органнары тоташтырылачак, дип хәбәр итте Мәгълүматлаштыру буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте.
"Русия Федерациясенең санлы икътисады" гомумдәүләт проектының "Мәгълүмат инфраструктурасы" федераль проекты кысаларында 2021 елга кадәр тиз эшләүче Интернетка Башкортстанның 2700дән артык социаль әһәмияттәге объекты тоташтырылачак", - диелә хәбәрдә.
Интернетка мәгариф һәм медицина объектлары, полиция бүлекләре, янгын частьлары, хәрби комиссариатлар, сайлау комиссияләре һәм урындагы үзидарә органнары керә алачак. Интернет тизлеге, тоташтыру төренә карап, 10нан 100 Мбит/секундка кадәр диапазонда булачак. Эшләрне үткәрү операторы аукцион нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк. Аукцион агымдагы елның 19 июленә планлаштырылган, контрактның башлангыч максималь бәясе якынча 2,5 миллиард сум тәшкил итә.
2024 елга кадәр "Русия Федерациясенең санлы икътисады" гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путинның “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм гомумдәүләт максатлары турында”гы Указын үтәү йөзеннән эшләнгән 12 проектның берсе булып тора. Ул алты федераль проектны үз эченә ала: болар - санлы мохитне норматив җайга салу, мәгълүмати инфраструктура, санлы икътисад өчен кадрлар, мәгълүмати хәвефсезлек, санлы технологияләр һәм санлы дәүләт идарәсе.
Гомумдәүләт проектын финанслауның гомум күләме якындагы алты елга 1,5 триллион сумнан артык тәшкил итә.