Благовар хәбәрләре
+15 °С
Облачно
ВКОК
Көнүзәк
2 Июля 2019, 06:22

Кешеләргә ярдәм бүген кирәк!

“Бердәм Русия” партиясе гомумдәүләт проектларын тормышка ашырудан читтә калырга тиеш түгел. Ул эш нәтиҗәләренең үз мониторинг системасын булдырырга тиеш. Бу хакта Дмитрий Медведев “Известия” гәзитендә басылган мәкаләсендә белдергән.

Медведев гомумдәүләт проектларының партия өчен өстенлекле юнәлеш булуын билгеләгән. Гомумдәүләт проектларының халыкның һәр шәһәрдә, районда, гаиләдә тормышын яхшыртырга тиешлеген ассызыклаган.
Дмитрий Медведев проектларның үтәлеше хакында халыкка мәгълүмат җиткерүнең төп бурычларның берсе булуын билгеләгән. Аның фикеренчә, илдәге һәр кеше бу мәсьәләдә үзен борчыган сорауны бирә алырга һәм җавапсыз калмаска тиеш.
“Партия эшчәнлеге бертөрле “сервислар җыелмасы” булырга тиеш, – дип билгеләгән Русия Федерациясе Премьер-министры, “Бердәм Русия” рәисе Дмитрий Медведев. - Латин теленнән тәрҗемә иткәндә, “сервис” сүзе “хезмәт итү”не аңлата. Безнең партия халыкка хезмәт итәргә тиеш. Җәмгыятькә һәм үзенең сайлаучыларына хезмәт итәргә".
Премьер-министр фикеренчә, “бүген һәм монда” төп принцип булырга тиеш. Ул “Бердәм Русия” партиясенең кешеләргә иртәгә түгел, ә бүген ярдәм итәргә тиешлеген ассызыклаган.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас