Благовар хәбәрләре
+21 °С
Дождь
ВКОК
Көнүзәк
1 Июля 2019, 06:32

WorldSkills Russia җыелма командасына керүчеләрнең исемнәре билгеле

Алар арасында Башкортстан егете Илмир Сәетбатталов та бар.

Президент Владимир Путин указына ярашлы, 2018 елда Русиядә федераль масштабта яңа гомумдәүләт проектлары кабул ителде. Шул максаттан республикада “Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Русия) төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
Агымдагы елның маенда Казан шәһәрендә “Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Русия) VII чемпионатының Бөтенрусия финалы узган иде. Әлеге чара августта, шулай ук, Татарстан кабул итәчәк дөнья чемпионатына әзерлек булып та тора.
Билгеле булуынча, һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионаты Казанда 22-27 августта узачак. Ярышларда 68 илдән 1500 һөнәр иясе катнашуы көтелә. 22 июньдә илнең 25 төбәгеннән Русия данын яклаячак кызлар һәм егетләрнең исемнәре билгеле булды.
Илнең WorldSkills Russia җыелма командасына 18 яшьтән 25 яшькә кадәр булган 14 кыз һәм 49 егет керде. Болар — Арханель, Брянск, Волгоград, Воронеж, Кострома, Курган, Ленинград, Рязань, Самара, Свердловск, Тула, Төмән, Ульяновск, Чиләбе һәм Ярославль өлкәләренең, Краснодар һәм Красноярск крайларының, Башкортстан һәм Татарстан, Чувашстан республикаларының һәм Мәскәүнең яшь һөнәр ияләре.
WorldSkills Russia җыелма командасына Башкортстаннан Илмир Сәетбатталов сайлап алынган. Ул “Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Русия) V чемпионатының Бөтенрусия финалында алтын медальгә ия булган. Сибай күппрофильле һөнәри колледжны тәмамлаган егет дөнья чемпионатында “Ташны архитектур эшкәртү” компетенциясе буенча көч сынашачак.
WorldSkills -2019 дөнья чемпионаты финалчыларын алтын, көмеш һәм бронза медальләр белән бүләкләячәкләр. 700 һәм аннан да югарырак балл җыючыларга WorldSkills чемпионатының аерым билгесе — һөнәри осталык медальоны биреләчәк.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас