Благовар хәбәрләре
+16 °С
Ясно
ВКОК
Көнүзәк
1 Июля 2019, 06:31

Владимир Путин Төркия Президенты белән очрашты

Осакада очрашу вакытында Русия Президенты Владимир Путин Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга көн тәртибендәге агымдагы мәсьәләләр, шулай ук халыкара тематикага фикер алышырга тәкъдим итте.

Очрашу башында Владимир Путин Төркия Президенты белән очрашуга һәм агымдагы эшләр буенча фикер алышуга шат булуын билгеләп үтте. "Безнең икеяклы көн тәртибе дә, халыкара көн тәртибе дә бар. Шуңа күрә мин Сезне күрүемә бик шатмын", - диде Владимр Путин очрашуда.
"Башта ук 2018 елда товар әйләнешенең 16 процентка артуын билгеләп үтәсем килә. Без Сезнең белән ике яктан да 10 миллиард доллар күләмендәге инвестицияләрнең җитәрлек булуын беләбез, һәм хәзер моны тизләтергә кирәк дип уйлыйм. Без 900 миллион доллар күләмендә инвестицион платформа булдыру мәсьәләсен хәл итәбез", - дип билгеләп үтте Русия лидеры. Ул икеяклы эре проектлар турында да искә төшерде.
"Төркиянең Екатеринбургта "Иннопром" халыкара күргәзмәсендә партнер ил буларак июльдә катнашуы да мөһим вакыйга булачак", - дип билгеләп үтте Русия Президенты.
#ВладимирПутин
Читайте нас