Благовар хәбәрләре
+15 °С
Облачно
ВКОК
Көнүзәк
1 Июля 2019, 06:31

Сәләтле балалар өчен мөмкинлекләр арта

Ул Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Сочи “Сириус”ы моделе буенча булдырылачак үзәкне җиһазландыру өчен 300 миллион сумга якын акча тотынылачак.

Сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү үзәге инженерлык лицее базасында ачылачак. Мәгариф министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, ул Сочидагы “Сириус” белем бирү үзәге моделе буенча төзеләчәк.
2018 елның 29 мартында Башкортстан Хөкүмәте белән “Талант һәм уңыш” фонды арасында республика балалары һәм яшьләренең интеллектуаль-иҗади потенциалын тормышка ашыру һәм үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелган иде.
“Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында былтыр октябрьдә Мәгариф министрлыгы, “Һәр баланың уңышы” федераль проектына ярашлы, сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү үзәкләре төзүгә сайлап алу конкурсында катнашып, 283,6 миллион сумлык грант отты.
Әлеге үзәк төбәкнең сәләтле яшьләренә һәм балаларына белем бирү, интеллектуаль эшчәнлек, сәнгать, физик культура һәм спорт өлкәләрендә сәләтле балаларны ачыклау һәм ярдәм күрсәтүдә төбәк системасын үстерү өчен уңайлы шартлар тудыруга булышлык итә. Үзәк гомуми һәм югары белем бирү учреждениеләрен туплаучы заманча белем бирү мохите булып тора.
Үзәкнең белем бирү юнәлешләре һәм программасы бик бай. Фән юнәлешенә социаль-гуманитар, физика-математика, мәгълүмати-технологик, химия-биология, лингвистика, табигый-графика, проект эшчәнлеге керсә, спорт буенча фехтование, грек-рим көрәше һәм билбау көрәше төрләре булачак. Шулай ук балаларга сынлы сәнгать өлкәсендә дә талантларын үстерергә мөмкинлек булачак.
Әлеге вакытта төбәк үзәген булдыру өстендә эш барыла, аны агымдагы елның октябрь-ноябрь айларында ачу планлаштырыла.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас