Благовар хәбәрләре
+27 °С
Облачно
ВК
ОК
Тат
Рус
Көнүзәк
28 Июня 2019, 05:17
Быел шәһәрләрне төзекләндерүгә 65 миллиард сум акча бүленәчәк
Җәмәгать территорияләрен һәм ишегалларын төзекләндерүгә юнәлтелгән "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" проекты Русия Президенты указына ярашлы эшли башлады. Русиянең Төзелеш министрлыгы мәгълүматлары буенча, төзекләндерү эшләре 3 мең муниципалитетта узачак.
Проектны гамәлгә ашыру өчен барлыгы 64,7 миллиард сум каралган. Шуларның 46,2 миллиард сумы федераль бюджеттан (41,3 - җәмәгать территорияләренә, 4,9 миллиард - конкурс буенча бюджетара трансфертлар).
Быел проектлар 3 мең муниципаль берәмлектә гамәлгә ашырылачак. Сүз 5 мең җәмәгать территориясен һәм 8 мең ишегалдын төзекләндерү турында бара.
17 июньгә контрактлар 59 процентка төзелгән.
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"