“Юл эксперты” кушымтасы ярдәмендә 660 чокыр ачыкланган, 590нан артык заявка эшкәртелгән, 8е кире кагылган.
Шунысын билгеләргә кирәк, 1 июньнән республика юлларында асфальт-бетон өслекне капиталь ремонтлау башланды, ул 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. БР Транспорт буенча дәүләт комитеты һәм Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы җәмәгать белән очрашып, “Юл эксперты” мобиль кушымтасының эшкә сәләтлелеген тикшерде. Ачыкланган җитешсезлекләр буенча барлык мәгълүмат тапшырылган, әле аларны бетерү буенча эш алып барыла.