Конференциянең беренче көнендә пленар утырыш гибрид янаулар үсеше шартларында иминлекне һәм дәүләтнең тотрыклы социаль-икътисади үсешен тәэмин итү мәсьәләләренә багышлана.19 июньдә гадәттән тыш гуманитар ярдәм күрсәтү өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек тематикасын һәм хәзерге этапта стратегик тотрыклылыкны саклау мәнфәгатьләрендә аның үсеш перспективаларын карау планлаштырыла.
Конференциянең өченче көнендә фикер алышу “түгәрәк өстәл"ләр форматында узачак. “Түгәрәк өстәл”ләрнең берсе террорчылык идеологиясен таратуга һәм ялгыз террорчыларның үзләрен радикальләштерүенә каршы торуга халыкара хезмәттәшлекне активлаштыруга багышланачак. Икенче “түгәрәк өстәл”нең темасы: “Глобаль мәгълүмати киңлектә стратегик тотрыклылык һәм тигез хокуклы партнерлык гаранты буларак халыкара мәгълүмат хәвефсезлеге системасы”.
Халыкара очрашу кысаларында күргәзмә экспозициясе эшләде. Чит ил делегацияләре юл хәрәкәтен контрольдә тоту, кешене тану, видеокүзәтү һәм видеоаналитика системалары белән танышты. Бу системалар 2018 елда Русиядә узган футбол буенча дөнья чемпионаты барышында хәвефсезлекне тәэмин итүдә ышанычлы һәм нәтиҗәле булуын исбатлады, халыкара спорт оешмалары җитәкчелеге һәм кунаклар тарафыннан югары бәяләнде.
Моннан тыш, кунаклар Башкортстанның инвестицион мөмкинлекләренә һәм сәнәгать потенциалына багышланган күргәзмә стендын да карады.