Республикада яшүче 3 яшькә кадәрге 150 меңнән артык бала экологик яктан чиста һәм файдалы сөт продукциясенә мохтаҗ. Республика бюджетыннан моның өчен якынча 19 миллион сум бүленгән. Аз керемле гаиләләрне тәэмин итүдән тыш, сөт кухнясы продукциясе ирекле сатуда да бар. Узган елда бу өлкәдәге товар әйлнеше 51 миллон сумга җиткән.
Тәүлегенә 5 тоннага кадәр сөт эшкәртә алучы кухняның ассортименты 15 төрле продукция булачак һәм аена аларны 1,5 миллион порция чыгарачак.
Шулай итеп, аз керемле гаиләләрдән өч яшькә кадәр 1 400 бала һәм коммерция нигезендә 11 меңнән артык бала кыйммәтле сөт продуктлары белән тәэмин ителәчәк. Әлеге проект 1 июльдән Стәрлетамак, Салават, Ишембай һәм Мәләвез шәһәрләрендә тормышка ашырыла башлаячак.
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның сөт кухняларын сәүдә базарына чыгару буенча чараларга кагылышлы күрсәтмәләре тормышка ашырыла.
Сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин әйтүенчә, республикада сөт кухнялары челтәре тулысынча бетерелгән. Уфа гына искәрмә булып тора, анда берничә ел Диетик һәм балалар туклануы үзәге базасында сөт кухнясы эшләп килә.
Уфа шәһәре хакимияте эшләр идарәчесе Әлфирә Бакирова сүзләренә караганда, сөт ризыкларына ихтыяҗ зур. Бер елда аз керемле 1400 гаилә яшь ярымга кадәр балаларына бушлай туклану алган. Шәһәр бюджетының сөт кухняларына чыгымнары 19 миллион сум тәшкил иткән.
Якын киләчәктә Стәрлетамакта сөт ризыклары кухнясы булдыру планлаштырыла. Техник яктан җитештерү монда әзер инде. Киләчәктә Октябрьский, Нефтекама һәм Сибайда сөт кухнялары эшен оештыру күздә тотыла.