Благовар хәбәрләре
+15 °С
Облачно
ВК
ОК
Тат
Рус
Көнүзәк
18 Июня 2019, 06:47
Электрон визалар сафка кертеләчәк
Владимир Путин Премьер-министрга, көч министрлыклары җитәкчеләренә 2021 елның 1 гыйнварыннан Русиягә чит ил гражданнарын кертү өчен бер тапкыр кулланыла торган бердәм электрон виза кертүне тәэмин итәргә кушты.
Әлегә мондый сервис Ерак Көнчыгыш федераль округына керү өчен генә кулланыла, ә 1 июльдән электрон виза белән Калининград өлкәсенә барырга мөмкин булачак.
Электрон визалар бер тапкырлык һәм кыска вакытлы — 16 көнгә кадәр — булачак. Шул ук вакытта, аның иясе Русиягә туристик, эшлекле, гуманитар максатларда, шулай ук кунак булып килә ала.
Виза түләүле булачак. Әлегә 50 долларга тукталганнар. Киләчәктә визаны күп тапкыр кулланырлык итмәкчеләр.
#владимирпутин
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"