Фәнни-мәгариф үзәкләрнең төп максатлары фәнне, бизнесны һәм мәгарифне берләштерүне, яңа технологияләр төзүгә юнәлеш тотуны, шулай ук, белем бирү хезмәтләрен экспортлауны күздә тота.
Шушы уңайдан республика Хөкүмәтендә дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-белем бирү үзәкләрен төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Анда катнашучылар фәнни, фәнни-техник проектлар һәм лабораторияләр җитәкчеләренең һөнәри һәм идарә итү белемен күтәрү һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышты.
Премьер-министр урынбасары вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова белдерүенчә, ил субъектларына дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәкләр проектларын эшләргә тәкъдим ителгән. Бу эшне беренче булып башлаган төбәкләр федераль үзәктән ярдәм алган да инде. Башкортстан, шулай ук, әлеге үзәкләрне төзиячәк, моның өчен төбәктә тиешле потенциал бар.